Наҗар Нәҗми Йорт-музейына шагыйрьнең 105 яшь тулу уңаеннан -Уфа шәһәреннән, Казаннанан Һәм Дүртөйле шәһәреннән кунаклар килуе
3 нче февраль көнне Наҗар Нәҗми Йорт-музейына шагыйрьнең 105 яшь тулу уңаеннан -Уфа шәһәреннән, Казаннанан Һәм Дүртөйле шәһәреннән кунаклар килделәр. Башкортостан язучылар союзы агъзасы, атказанганган мәдәният хезмәткәре Лариса Абдуллина чыгыш ясады.
Рәзиф Әдһәм улы Зөбәеров шагыйрьгә багышлап язган шигырен сөйләп үтте.
Лена Карамова (шагыйрьнең сеңлесе) үзенең чыгышында, Наҗар Нәҗминең шигырен укып ишеттерде. Җырчы Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Радик Динахматов “Кандаулы тау” җырын башкарды.
Музей методисты Сабиров Җәлил Фаухтдин улы, музей турында, анда булган барлык экспонатлар тарихын сөйләде. Наҗар Нәҗминең тормышы, иҗади эшчәнлеге хакында бай мәгълүмәтләр алдылар. Музейда булу, килгән кунаклар өчен бик тэ фәһемле булды. Тагын килербез! -дип , саубуллаштылар. Музей методистына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
#Дюртюлинский_район#КДЦ_Дюртюли#Дом_музей_Н_Наджми#сМиништы#культура_ основа_развития_общества#Экскурсия